Мәктәп дәреслекләренең федераль исемлеген яңадан үзгәрешләр көтә. Хәзер анда 1700 басма бар, әмма 200гә кыскарту планлаштырыла. Бу хакта Мәгариф министрлыгының басылып чыккан боерыгы проектында әйтелә.
Анда нинди китаплар кермәскә мөмкин? Мәсәлән, башлангыч мәктәп өчен Н.Ф. Виноградованың "Әйләнә-тирә дөнья", 1-4 нче сыйныфлар өчен О.В. Узорова һәм Е.А. Нефедованың "Технология" дәреслекләре.
Тагын 7-9 нчы сыйныфлар өчен А. В. Перышкинның «Физика»сы, М. В. Вербицкий редакциясе астында инглиз теле буенча берничә дәреслек, рус теле буенча М. М. Разумовский дәреслекләре һәм башкалар.
Ни өчен алар кыскартуга эләккән? Аларны нәшриятлар үзләре алган. Сәбәпләре төрле. Кайбер дәреслекләр эшләп бетерелү өчен алынган. Икенчеләре - яңарак, актуаль һәм өстәмәләрдән торган басма булып чыккан.