11 мартта Лениногорскида «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында челтәрле хезмәттәшлекне оештыру» республика семинары узды.
Чара Лениногорск районы мәгариф оешмалары базасында «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре, шахмат буенча өстәмә белем бирү педагоглары һәм әлеге мәгариф учреждениеләре укучылары өчен узды.
Семинарны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Лениногорск районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Семинар кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәкләре укучылары өчен шахмат турниры үткәрелде. Шулай ук Лениногорск Балалар иҗаты йорты, Лениногорск муниципаль районының Гадәттән тыш хәлләр идарәсе, Шөгер участок лабораториясе, «Транснефть-Прикамье» Ромашкино район нефть үткәргеч идарәсе белән челтәрле хезмәттәшлек тәҗрибәсе күрсәтелде. Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары белән социаль партнерлык кысаларында укучыларның проект эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде.