Владимир Путин һәм Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар

2020 елның 14 марты, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин 12 мартта Мәгариф министры Сергей Кравцов белән эшлекле очрашу уздырды. Дәүләт башлыгы министрдан ведомство эшенең иң өстенлекле юнәлешләре турында сөйләвен сорады.
Сергей Кравцов әйтүенчә, ведомство Президентның май указлары үтәлешен, "Мәгариф" илкүләм проектының агымдагы елда барлык нәтиҗәләренә ирешүне контрольдә тота, шулай ук дәүләт башлыгының гыйнвар юлламасында Федераль Җыенга куелган бурычларны гамәлгә ашыруга кереште.
Владимир Путин ассызыклаганча, төбәк җитәкчеләрен сыйныф җитәкчелеге өчен региональ түләүләрне саклап калуга бәйле күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен җаваплылык турында кисәтергә кирәк.
Министрлыкның икенче мөһим бурычы - башлангыч сыйныф укучыларының туклануын оештыру.
«Бу өлкәдә Финанс министрлыгы тарафыннан акчалар каралган, Хөкүмәттә эшче төркем төзелгән, бу йөкләмә шулай ук үтәләчәк. Без бу хакта ата-аналар комитетлары белән дә фикер алышачакбыз,"-диде мәгариф министры.
Шулай ук Владимир Путин һәм Сергей Кравцов яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү мәсьәләләре хакында сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International