Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2 мартта дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА-9) катнашуга тугызынчы сыйныф укучыларыннан гаризалар җыюны төгәлләде.
2020 елның 22 маеннан 30 июньгә кадәр узачак ГИА-9 төп чорында 1418 меңнән артык катнашучы ТДИ (төп дәүләт имтиханы), 58 меңгә якын катнашучы ДЧИ (дәүләт чыгарылыш имтиханы) тапшырачак. 21 апрельдән 16 майга кадәр узачак вакытыннан алда тапшыру имтиханнарын 1 меңгә якын кеше тапшырырга планлаштыра.
Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары ике мәҗбүри (рус теле һәм математика) һәм үз теләге буенча сайлап алган 2 предмет буенча имтихан тапшыра. 2020 елда тугызынчы сыйныф укучылары сайлап алган предметлар арасында җәмгыять белеме (аны 55,8% катнашучы сайлаган), география (38,6%), информатика (31,5%), биология (25,2%), физика (11%) химия (9,9%) һәм инглиз теле (9,8%) аеруча популяр.