Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, медицина оешмалары, психолог-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре, балалар интернат-йортлары укытучы-дефектологларын һәм укытучы-логопедларын «Россия дефектологы - 2020» III Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 2 этапта уздырыла. Төбәк этабы 2020 елның 31 августыннан да соңга калмыйча тәмамлана - аның җиңүчеләре (һәр субъекттан бер конкурсант) конкурсның федераль этабында (2020 елның 2-18 сентябре) катнашачак.