Мәскәүдә «Россия лидерлары 2020» - «Фән» конкурсының ярымфиналы һәм финалы узачак

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 16 мартында "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проекты - "Фән" белгечлеге буенча "Россия лидерлары 2020" конкурсының ярымфиналы ачыла.

Конкурсының ярымфиналы һәм финалы 2020 елның 15 мартыннан 20 мартына кадәр Мәскәүдә "МИСиС" милли тикшеренү технология университеты Мәдәният йортында узачак.

«Фән» белгечлеге буенча «Россия лидерлары 2020» идарәчеләр конкурсына Россиянең барлык төбәкләреннән 22 272 гариза килгән. Төп этапка дистанцион тест этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 333 катнашучы чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International