Хөкүмәт 2020 елда югары уку йортларына бюджет урыннарга максатчан кабул итү квоталарын билгеләде. Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Федераль Җыенга Юллама нәтиҗәләре буенча президент йөкләмәсен үтәп, министрлар кабинеты "Дәвалау эше" һәм "Педиатрия" белгечлекләре өчен кабул итү контроль саннарының 70 һәм 75 процент, ә ординатурада дефицит белгечлекләр буенча 100 процент күләмендә квота билгеләде.