Казанда язгы студентлар балы узачак

2020 елның 13 марты, җомга

19-нчы мартта Казанда язгы студентлар балы узачак. Анда ун югары уку йортыннан 200 студент катнашачак.

Тамашачыларны интерактив программа көтә, ул аларны XVII гасырга күчерәчәк. 100 пар балда мазурка, полонез, Вена һәм акрын вальслар башкарачак.

Студентлар әлеге чыгышларга февральдән бирле әзерләнә. Бию дәресләреннән тыш, алар актерлык осталыгы һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр осталарыннан битлекләр ясау буенча мастер-классларда булдылар.

Бал шәһәрнең В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, 18.00 сәгатьтә башланачак. Тамашачылар өчен керү ирекле, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International