КФУда I Казан халыкара лингвистика форумы дәвам итә

2020 елның 13 марты, җомга

Казан федераль университетында 10 марттан 13 мартка кадәр I Казан халыкара лингвистика форумы уза, анда Россия, Швеция, Финляндия, Италия, АКШ, Казахстан һәм башка илләрдән галимнәр катнаша.
КФУның Чит телләр һәм тәрҗемә мәктәбе, Халыкара мөнәсәбәтләр институты оештырган форум түбәндәге чараларны үз эченә ала: «Полиглот» чит телләрне белү буенча XV Бөтенроссия конкурсы, югары уку йортларының чит тел укытучылары өчен III Бөтенроссия фәнни-гамәли семинар, «Транснациональ үлчәүдә һәм киңлектә дөнья телләре» IV Халыкара фәнни-мәгариф конференциясе, Bridging Professionals through University Language Education IV Халыкара студентлар фәнни-гамәли конференциясе, «Югары уку йортының тикшеренү мәйданында мәгълүмати технологияләр» I Халыкара яшь галимнәрнең конференциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International