2020 елның 12 мартында Йошкар-Олада Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында V Интеллектуаль олимпиадасы финалы ачылу тантанасы узды. Бирегә Идел буеның барлык төбәкләреннән 8-11 сыйныфларда белем алучы 168 укучы килде. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керде.
Олимпиадада Татарстан Республикасын Казан шәһәренең Н.И. Лобачевский исемендәге лицее, 131 нче лицее, Иннополис лицее һәм Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясе укучыларыннан торган җыелма команда тәкъдим итә.
Ачылу тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән укучыларны тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин сәламләде.