Бүген «Татарстан-24» телеканалында 18.30 сәгатьтә «Белем дөньясы» тапшыруының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк. Кабатлау: шимбә көнне - 8.30 сәгатьтә, сишәмбе көнне - 9.30 һәм 12.30 сәгатьтә.
Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашуны, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктырта.
«Белем дөньясы» телепроекты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча әзерләнә.