Татарстан укучылары — беренче

2020 елның 14 марты, шимбә

Идел федераль округы буенча узган Интеллектуаль олимпиада нәтиҗәләре билгеле. Марий Эль Республикасында җиңүчеләрне котладылар. Ике атна буе Идел буеның барлык регионнарыннан җыелган 8-11 сыйныфта белем алучы 170 укучы финалда көч сынашты. Ярышлар дүрт юнәлеш буенча барды: «Программирование», «Робототехника», «Решение изобретательских задач» һәм «Что? Где? Когда?» интеллектуаль уены.

Барлык дүрт программа нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы беренчелекне яулады. Икенче урында – Удмурт Республикасы, өченчедә – Самара өлкәсе командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International