Мәгариф системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр җыю буенча беренче нәтиҗәләр ясалды, аның башлануы хакында мәгариф министры Сергей Кравцов бер ай элек җирле үзидарәне үстерү советы утырышында белдергән иде.
Барлык төбәкләр дә актив булды, 200 гә якын тәкъдим килде. Иң популяр темалар - педагогларны социаль яклау, мәктәпләрне җиһазландыру, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына язылу, балаларга уку йөкләнеше, артык исәп-хисапны кыскарту.
"Без һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән өйрәнәбез, безнең өчен төбәкләрдән килгән җаваплар, мәгариф системасы белгечләренең балаларның нинди программалар буенча укуларына битараф булмаган мөнәсәбәте, аларны ничек яхшыртырга мөмкин булуы мөһим. Барлык тәкъдимнәрне анализлыйбыз, экспертлар белән киңәшләшәбез, ведомствоара эш төркемнәре утырышларында фикер алышабыз. Тәкъдимнәрне җыю дәвам итә. Мәгариф системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җибәрергә чакырам: безнең өчен үз эшебездә регионнарның фикеренә һәм киңәшләренә таяну бик мөһим, - дип йомгак ясады проектның беренче ае нәтиҗәләренә Сергей Кравцов.