«Президент академиясенең Җәйге кампусы» Халыкара мәгариф форумына гаризалар кабул итү дәвам итә

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елда «Президент академиясенең Җәйге кампусы» IX Халыкара мәгариф форумының төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Президент академиясенең Җәйге кампусы» - студентларның шәхси үсеше, белемнәрне гамәлдә куллану, хәзерге икътисадый һәм социаль киңлектә катлаулы бурычларны хәл итүне максат итеп куйган махсус яшьләр проекты. Кампусның мөһим үзенчәлеге - Россиядән һәм чит илләрдән төрле тармак экспертлары һәм эре оешмалар белгечләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге.

Быел Кампус 2020 елның 11 июленнән 24 июленә кадәр Иннополис шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Югары Ослан районының «Казан» ДСОК территориясендә узачак. Кампуста 220, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 80 студент катнаша (шуларның 15е чит ил студентлары).

2020 елгы Кампус темасы - Managing the Future.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International