ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде.
Министр искәрткәнчә, Татарстанда 28 гыйнвардан санитар-эпидемиягә каршы комиссия эшли. Комиссия карарлары Татарстан Республикасының бөтен территориясендә эш итүгә нигез булып тора.
Рафис Борһанов мәгълүматны һәр районның барлык хезмәткәрләренә дә җиткерергә һәм карарларга туры китереп эшләргә дигән бурыч куйды. Шулай ук барлык районнарга да грипп, ОРВИ профилактикасы буенча, коронавирус инфекциясе белән дә бәйле белешмәләр җибәрелде.
Министрлык тарафыннан оештырыла торган чаралар графигына үзгәрешләр кертелде - күп санлы кешеләр катнашындагы массакүләм чаралар, шул исәптән конкурслар, олимпиадалар үткәрү вакыты күчерелде.