Россиядә мәктәп укучылары олимпиадаларын 12 майдан соң үткәрү планлаштырыла. Бу хакта төбәк мәгариф идарәләре белән координацияләү һәм хезмәттәшлек буенча эш төркеменең беренче утырышында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
«Моның өчен барлык шартлар да тудырылачак. Без нәтиҗәләрне эшкәртергә өлгерәбез. Биредә бернинди өзеклекләр булмаячак», - диде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын элегрәк 20 марттан үткәрү планлаштырылган иде. Бу этапка бөтен Россиядән 5,6 меңгә якын укучы үтте.
Олимпиада 24 гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә һәм дүрт этапта уза — мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Бөтенроссия олимпиадасында бишенче сыйныфтан башлап укучылар катнаша.