Россия мәктәпләрендә 16-20 мартта 11 сыйныф укучылары өчен физика һәм биология буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) узачак. Әлеге тикшерү эшләре мәктәп карары буенча үткәрелә һәм бу предметларны БДИ тапшыру өчен сайламаган чыгарылыш укучылары өчен оештыру каралган. Һәр мәктәп билгеләнгән интервалда үзе өчен уңайлы көнне сайларга мөмкин. Тикшерү эшләре вариантлары һәр мәктәп өчен ВПР бәяләү чаралары банкыннан автомат рәвештә генерацияләнәчәк.
Физика буенча ВПРны быел 11 меңнән артык мәктәп үткәрәчәк. Тикшерү эше 18 биремне үз эченә ала, аны үтәү өчен 1 сәгать 30 минут вакыт бирелә (90 минут).
Биология буенча ВПР 11,8 мең мәктәптә узачак. Ул 14 биремне үз эченә ала, аларны үтәү өчен 1 сәгать 30 минут (90 минут) бирелә. Эшне башкарганда, караламадан файдаланырга мөмкин.