Республика олимпиада үзәгендә әдәбият буенча тренировка җыеннары уза

2020 елның 17 марты, сишәмбе

16-22 март көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек кысаларында рус әдәбияты буенча укыту-тренировка җыены үткәрә.
Уку-тренировка җыеннарына мәктәп укучыларының әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрлар чакырылган. Казан, Чаллы, Нурлат, Зәй укучылары КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессорлары һәм доцентлары лекцияләрен тыңлый, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чит телләр кафедрасы профессоры, жюри рәисе Лия Бушканец җитәкчелегендә гамәли дәресләрдә белемнәрен тикшерә алачак.
Уку-тренировка җыеннары нәтиҗәләре буенча биш катнашучы Мәскәүдә 28 марттан 3 апрельгә кадәр узачак әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International