16 мартта Яр Чаллыда махсус гомуми белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «VII Бумеранг-2020 кубогы» мини-футбол турниры узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Минзәлә интернат-мәктәбе командасы 1 урынны яулады. Иң яхшы уенчы Никита Винокуров булды, иң яхшы бомбардир - Вячеслав Севрюков.