Россия Мәгариф министрлыгы "Россия электрон мәктәбе" порталын куллану буенча методик киңәшләр әзерләде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы "Россия электрон мәктәбе" порталын куллану буенча методик киңәшләр әзерләгән. Инструкция Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм баш битендә беркетелгән.
Шулай ук Министрлык тарафыннан дистанцион формада сыйфатлы белем бирү процессы өчен онлайн-ресурсларның киңәйтелгән исемлеге әзерләнә.
Хәзерге вакытта "Мәгариф" милли проектының төп ресурсларыннан берсе булган  "Россия электрон мәктәбе"ндә 1-11 сыйныф буенча бөтен мәктәп курсы буенча дәресләр тупланган, порталдагы материалларны интернетка чыгу мөмкинлеге булган һәркем куллана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International