Сергей Кравцов: «Мәгариф министрлыгы регионнар өчен дистанцион укытуны оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләде»

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

23 марттан 12 апрельгә кадәр илнең барлык мәктәпләрендә дә каникуллар игълан ителде. Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы читтән торып укытуны оештыру буенча вакытлыча тәкъдимнәр эшләде. Алар расланганнан соң, 23 марттан да соңга калмыйча,төбәкләргә җибәреләчәк. Бу хакта бүген мәгариф министры Сергей Кравцов эпидемиологик вәзгыять шартларында эшне оештыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән төбәкләр белән киңәшмә вакытында хәбәр итте.
Шулай ук мәктәпләр каникул вакытында ачык булачак, диде Сергей Кравцов. Барлык ата-аналарның да балаларын өйдә ялгыз калдыра алмауларын исәпкә алып, аларны мәктәпкә китерү мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International