Рафис Борһанов: Язгы каникулда мәктәп укучылары өчен дистанцион укулар оештырыла

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда 19 марттан 21 мартка кадәр каникул алды атнасында дәресләр дистанцион рәвештә оештырыла һәм өйрәнелгән материалны кабатлауга багышлана. Укучыларның язгы каникулы 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

«Уку планы «Мәгариф турында» закон нигезендә төзелгән. Һәр фән буенча укырга тиешле сәгатьләр саны билгеләнгән», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Министрлык язгы мәктәп каникулын 23 марттан 1 апрельгә кадәр бирергә киңәш итте, дип искәртте Рафис Борһанов. «Хәзерге вазгыятьтә муниципалитетлар моны төрлечә хәл итә. Әмма иртәге көннән башлап мәктәпләр каникул алды режимына күчә, бу очракта ата-ана гариза язып, баланы алып китә. Шулай ук дистанцион укуга күчү каралган, яки муниципалитетлар каникулны алга күчерә һәм иртәгедән мәктәпләрдә беркем дә булмаячак», дип ачыклык кертте ул.

Министр сүзләренчә, дистанцион укыту кысаларында, каникул укытучыларның гамәлләрен координацияләү өчен кулланылачак. «Без югары уку йортлары белән аларның бу эшне оештырулары турында сөйләштек. Әлбәттә, дистанцион укуда барысын да биреп булмый. Әмма без кыска вакытлы чор турында сөйлибез. Белем бирүнең дистанцион формасы рөхсәт ителгән, бу сәгатьләр үткәрелгән дәрес буларак санала», — дип өстәде ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республиканың 500 мәктәбендә дистанцион рәвештә белем алырга мөмкинлек бирә торган «Ачык мәктәп» платформасы урнаштырылган. «Ял көннәренә кадәр аны калган барлык мәктәпләрдә урнаштырырга тырышачакбыз», — дип дәвам итте ул.

Баланы өйдә калдыру мөмкинлеге булмаган гаиләләр өчен 19 марттан 21 мартка кадәр мәктәпләр штатлы режимда эшләвен дәвам итәчәк. «Без моңа әзер булачакбыз. Балалар мәктәптә күз алдында булуы яхшырак. Әлбәттә, без массакүләм чаралар үткәрмәячәкбез, әмма кирәк булса, мәктәп эшләячәк», — дип аңлатты ул.

Вазгыятькә һәм Татарстан Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе кабул иткән карарга карап, киләчәктә дә укыту дистанцион режимда оештырылырга мөмкин, дип ачыклык кертте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International