Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) уздыру вакытын 25 майга кадәр озайтты һәм мәктәпләргә аларның графигын мөстәкыйль билгеләргә рөхсәт итте. Тиешле боерык Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев тарафыннан имзаланды.
"Боерыкта 4-7 сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләрен уздыру даталары, РФ субъектының мәгариф өлкәсендәге дәүләт хакимияте органы белән килештереп, уку елы ахырына кадәр, алар өчен уңайлы вакытта, белем бирү оешмалары җитәкчеләре тарафыннан билгеләнә, дип күрсәтелә", - дип хәбәр итте Анзор Музаев.