11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә.
Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20 марттан 13 апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.
Вакытыннан алда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гариза биргән чыгарылыш укучыларына, төп чорга гаризаны яңадан теркәү өчен яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.