Эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, Иннополис Университетының Югары уку йортына кадәр әзерлек үзәге ярышларның финалын дистанцион технологияләр кулланып уздырачак.
Ярышларда Россиянең 27 төбәгеннән, Испаниядән, Беларусь, Сербия һәм Казахстаннан 85 җиденче-унберенче сыйныф укучысы катнашачак. Бу ике сайлап алу онлайн-турларында җиңүчеләр һәм узган елгы олимпиадада иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар. Йомгаклау этабы 24-28 мартта узарга тиеш иде, ләкин, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, укучылар массакүләм чараларда катнаша алмый. Innopolis Open финалын уздыруның яңа даталары соңрак билгеле булачак.