Илнең барлык мәктәп укучылары өчен дистанцион форматта "ПроеКТОрия" ачык дәресләре сериясе дәвам итә. Ул "ПроеКТОрия" порталы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" милли проектының төп һөнәри юнәлеш проектларының берсе. "Үзгәреш авторлары" Бөтенроссия ачык дәресендә экспертлар балаларга үз идеяләре һәм проектлары ярдәмендә дөньяны ничек яхшыга үзгәртә алулары турында сөйләделәр. Иң мөһиме - үз көчеңә ышанырга һәм үз алдыңа амбицияле максатлар куярга курыкмаска.
Дәреснең модераторы Россия телевидение алып баручысы Валдис Пельш булды.
Киләсе Бөтенроссия ачык дәресе 9 апрельдә узачак һәм иҗади һөнәрләргә багышланачак.