ИФО ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы беренче тапкыр беренче урын алды

2020 елның 20 марты, җомга

Информатика буенча мәктәп укучыларының Мәскәү олимпиадасында Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 6-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр арасына республикабызның дүрт укучысы бар - аларның барысы да К(И)ФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее укучылары, араларыннан 8 нче сыйныф укучысы Валерий Родионов абсолют җиңүче дип табылды. Шулай ук призерлар арасына алты татарстанлы - Иннополис мәктәбе, КФУның ИТ-лицее, 2 нче лицей, 131 нче лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары керде.

Идел федераль округы буенча узган Интеллектуаль олимпиадада Идел буеның барлык регионнарыннан җыелган 8-11 сыйныфта белем алучы 170 укучы финалда көч сынашты. Олимпиадада Татарстан Республикасын Казан шәһәренең Н.И. Лобачевский исемендәге лицее, 131 нче лицее, Иннополис лицее һәм Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясе укучыларыннан торган җыелма команда тәкъдим итте.  Ярышлар дүрт юнәлеш буенча барды: «Программирование», «Робототехника», «Решение изобретательских задач» һәм «Что? Где? Когда?» интеллектуаль уены. Барлык дүрт программа нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы беренчелекне яулады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International