Татарстан көллиятләре, техникумнары студентлары һәм укытучылары илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә саклану чараларына зур ихтыяҗ булу белән бәйле мәсьәләне хәл итүгә үз өлешен кертергә булды.
Әлеге битлекләр күп тапкыр куллана торган. Аларны агартылган бәз, флизелин һәм ситсыдан тегәләр. Аны 3-4 сәгать кулланганнан соң, юарга һәм кипкәч, максималь температурада үтүкләргә кирәк.
Узган атнада, 19 марттан, көллият һәм техникум студентлары дистанцион уку форматына күчте. Уку йортлары коллективлары битлекләрне тегү карарын, беренче чиратта, үзләре өчен кабул иткән. Хәзер инде егетләр-кызлар үзләренең остазлары белән бергә медицина битлекләрен тегеп, алар күпләп таләп ителгән җирләргә тапшыралар.
Әлеге битлекләрне Кукмара, Нурлат аграр көллиятләре, Түбән Кама һәм Чистай күппрофильле көллиятләре, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Казан сәүдә-икътисад көллияте һәм Казан технология һәм дизайн көллиятендә тегәләр.