Галимнәр балалары дистанцион укуга күчкән ата-аналарга 8 киңәш бирә

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

МГППУның юридик психология һәм белем бирү психологиясе факультеты тикшерүчеләре балалары өйдә калган һәм дистанцион рәвештә укыячак ата-аналарның нишләргә тиешлеге турында сөйләде. Беренче карашка гына гаджет төймәсенә бастың да синең каршыңда укытучы яисә чишәргә кирәк булган тест килеп чыга кебек. Тыңла, утыр, биремне үтә. Чынлыкта исә барысы да алай түгел. Өйдә уку баладан гына түгел, өйдәгеләрдән дә гаять зур дисциплина таләп итә.

1. Гадәти көндәлек режимны саклап калырга тырышыгыз.
2. Вәзгыять һәм андагы куркынычлык турында озак фикер алышмагыз.
3. Бала белән бергә берничә генә дистанцион дәрес булса да үзләштереп карагыз. Балалар инде мәктәпләрдән күрсәтмәләр, кирәкле ресурслар исемлекләрен алдылар. Сез дә resh.edu.ru га керегез.
4. Яңалыклар агымын киметергә тырышыгыз. Яңа хәбәрләр турында хәбәрдар булу өчен, бер мәгълүмат чыганагы калдырыгыз һәм аңа көненә 1-2 тапкыр гына керегез.
5. Балага "мәгълүмати шау-шу" булган социаль челтәрләрдән качарга киңәш итегез. Бер мессенджерны сайлагыз һәм аралашуны шунда күчерегез. Үзегез дә бу кагыйдәгә ияреп карагыз.
6. Баланың мөстәкыйль активлыгы чорларын алдан кайгыртырга кирәк. Аны һәрвакыт мавыктырырга, күңелең ачарга кирәкми.
7. Уртак эшләр өчен вакыт табыгыз. Мәсәлән, өй җыештыру.
8. Балага уңай активлык тәкъдим итеп карагыз. Мәсәлән, аны кызыксындырган темага видеоблог алып барырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International