18 марттан Дәүләт мәгариф сәясәтен һәм мәгълүмати технологияләрне гамәлгә ашыру үзәге базасында тәүлек буе Россия Мәгариф министрлыгының эпидемиологик вәзгыять шартларында дистанцион белем бирүне оештыру буенча кайнар линиясе эшли. Операторлар укытучылар һәм ата-аналардан 24/7 режимында шалтыратулар кабул итә.
Бүгенге көндә мөрәҗәгатьләр саны 950 дән артып китте, шуларның 338 е ял көннәрендә килде.
Мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча лидер төбәкләр - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсе. Барлыгы 78 төбәктән шалтыратулар кабул ителде.
Россия Мәгариф министрлыгының укытучылар һәм ата-аналар өчен кайнар линия телефоны: 7 (800) 200-91-85.