"Россия электрон мәктәбе" порталында укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен ресурслар исемлеге барлыкка килде

2020 елның 24 марты, сишәмбе

"Россия электрон мәктәбе" порталында укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен ресурслар исемлеге барлыкка килде, аларны өйдә мәгълүмати технологияләр ярдәмендә кулланырга мөмкин.

Ресурслар арасында "Мәскәү электрон мәктәбе", MOSOBR.TV телеканалы, "Киләчәккә билет" профориентация порталы, "Яндекс.Учебник" сервисы, "Учи.ру" белем бирү платформасы һәм башкалар бар.
РЭМ порталы дистанцион укытуны тәэмин итү өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән ресурсларның берсе. Порталда 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр интерактив дәресләр урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International