Консультация үзәкләре навигаторы ата-аналарга өйдә уку буенча сорауларга тиз арада җавап табарга ярдәм итә

2020 елның 24 марты, сишәмбе

"Мәгариф" милли проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы төзегән ата-аналарга ярдәм итү буенча бердәм бушлай дәүләт порталында консультация үзәкләре навигаторы эшли башлады.
Милли проект ярдәмендә төбәкләрдә гражданнарга балаларны тәрбияләү һәм укытуның теләсә нинди мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтүче 163 консультация үзәге эшли. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, консультация үзәкләре дистанцион формада актив ярдәм күрсәтә.
Теләге булган һәркем растимдетей.рф сайтына кереп "родители" - "услуги в помощь" бүлегендә үз төбәген язып, субъект территориясендә эшләүче үзәкләрнең кайнар линия телефоннары тулы исемлеген күрергә һәм, шунда мөрәҗәгать итеп, белгечләрнең квалификацияле ярдәмен алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International