Казан шәһәре уку йортлары педагоглары һәм инклюзив белем буенча белгечләр ике көн дәвамында «Дәрескә бергә» федераль инклюзив проекты кысаларында узган семинарда катнашты. Аның инициаторлары булып Россиядә Ingka Centres компаниясе һәм "Перспектива" РООИ (Мәскәү) тора. Проектның Казандагы партнеры - "Шәһәр мәгариф үзәге" коммерцияле булмаган оешмасы.
Семинарда катнашучылар белем бирүдә инклюзив тәҗрибәләрне чикли торган методик һәм кыйммәт каршылыклары проблемаларын карадылар. Инвалидлыкның төрле формалары булган балалар өчен материал алу мөмкинлеген тәэмин итү алымнарында универсаль дизайн принципларына аерым игътибар бирелде.