Мәктәп укучылары олимпиадаларының республика этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәре һәм районы мәктәпләре укучылары 34 призлы урын яулаган, аларның 21е республика мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында, 13е-Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча. Бу узган ел белән чагыштырганда 5 урынга күбрәк. Мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы кысаларында «Олимпка юл» олимпиадасы узды, анда катнашу нәтиҗәләре буенча укучылар 10 призлы урын яулады. Аларның дүртесе: Кузнецова Арина, 11 сыйныф, 2 нче мәктәп (физика), Козлов Александр, 11 сыйныф, 2 нче мәктәп (математика), Шишкин Иван, 10 сыйныф, 3 нче мәктәп (инглиз теле), Николаев Ярослав, 10 сыйныф, 4 нче мәктәп (физика) җиңүгә иреште. Шулай ук Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында Замарацких Илья, 9 сыйныф, 2 нче мәктәп (җәмгыять белеме, әдәбият), Шишкин Иван, 10 сыйныф, 3 нче мәктәп (инглиз теле), Устимкина Мария, 8 сыйныф, 4 нче мәктәп (физик культура) җиңүче булдылар.