Мәгариф министры Сергей Кравцов: «Россия мәктәпләренең 83,5 %ында каникуллар башланды»

2020 елның 24 марты, сишәмбе

"Министрлык тарафыннан көндәлек режимда җыела торган статистика буенча, атна башына илнең күпчелек мәктәпләрендә каникуллар башланды. Андыйлар 83,5%. Мәктәпләрнең 16,5%ында дистанцион технологияләрне кулланып уку процессы (8,4%) яки традицион рәвештә сыйныфта уку режимы (8,1%) дәвам итә.
Уку штат режимында дәвам итә торган мәктәпләрдә барлык санитар нормаларны катгый үтәү тәэмин ителә. Төбәкләр сәламәтлекне саклау, белем бирү системасына ярдәм итү буенча тиешле чаралар күрә, һәм Мәгариф министрлыгы бу процессны контрольдә тота. Барлык тиешле тәкъдимнәр территориаль мәгариф идарәсе органнарына җиткерелде.

Исегезгә төшерәм, каникул атнасыннан соң, балалар хәзер ял итә торган төбәкләрдә дистанцион форматта оештырылган дәресләр башланырга тиеш. «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә без инде цифрлы белем бирү тирәлеге мөмкинлекләрен кулланабыз. Дистанцион формаларга һәм өйдә укытуга ярдәм йөзеннән 20 дән артык белем бирү платформасы һәм онлайн-сервис эшли, шул исәптән Россия һәм Мәскәү электрон мәктәпләрен дә кертеп, дәреслекләргә һәм биремнәргә ирекле онлайн-керү мөмкинлеге булган ресурслар да. Бу процессны җайга салу буенча барлык тәкъдимнәрне төбәкләр алды.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, өйдә вакытны файда белән үткәрегез, үсегез һәм белемнәрегезне күтәрегез, үзебезнең мәгариф системасы мөмкинлекләреннән файдаланыгыз. Без сезгә бу яктан ярдәм итәрбез,"- диде Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International