Язучы әдәби сменада катнашучыларга мастер-класс уздырачак һәм бу елның ноябрендә “Глаголица” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашачак.
Быел "Глаголица" әдәби премиясе җиденче тапкыр узачак - бу Россия һәм чит ил яшь язучылары өчен коммерцияле булмаган проект.
Премиягә гаризалар 23 мартта кабул ителә башлады һәм бу елның 16 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, шулай ук әдәби иҗатта үз көчләрен сынап карарга теләгән балалар катнаша ала.
Эшләр татар һәм рус телләрендә, теләсә нинди жанрда кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны www.glagolitsa-rt.ru рәсми сайтында белергә мөмкин.