Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында бирелүче грантларга конкурс игълан итә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында татар телендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурста катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә. Гаризалар 2020 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20, 306 каб. (фәнни-оештыру бүлеге). Белешмәләр өчен телефон - 292-57-82.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International