Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрне төзүгә һәм үстерүгә грантлар конкурсы игълан ителде

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2021 елга кадәр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия 3 млрд сумны тәшкил итәчәк.
Фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрне төзүгә һәм үстерүгә дәүләт ярдәме буенча Совет үткәрә торган конкурс нигезендә сайлап алыначак.
2020 елда фәнни-технологик үсеш өстенлекләре (икенче чират) буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы дөнья дәрәҗәсендәге өч фәнни үзәк төзүгә субсидияләр рәвешендә грантлар бирү күздә тотыла. Киләчәктә тагын алты мондый үзәк булдыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International