Авылга, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм 50 меңнән азрак кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан укытучыларга бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү турында Татарстан хөкүмәте карары чыкты. Республиканың хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Әлеге түләүләр өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы булачак. Акча Татарстан бюджетыннан бүленәчәк.