Татарстан Республикасы Конституция суды 2020 елда «Конституция балалар күзлегеннән» балалар рәсемнәре конкурсының башлануы турында игълан итә.
Конкурс ел саен үткәрелә торган «Конституция балалар күзлегеннән» балалар рәсеме конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе боерыгы нигезендә конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 29нчы апреленнән 29нчы маена кадәр кабул ителә.
Сораулар буенча Татарстан Республикасы Конституция суды аппаратының суд утырышларын әзерләү һәм редакция-нәшрият эше бүлеге башлыгы Эльвира Равил кызы Загриевага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен телефон: (843) 264-74-97.