Иннополис университеты каникуллар вакытында укучыларны онлайн-стажировка үтәргә чакыра

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

25 март - 12 апрель көннәрендә Югары уку йортына кадәрге әзерлек үзәге махсус проекты кысаларында 5-11 нче сыйныф укучылары мәгълүмати куркынычсызлык, программа һәм дизайн эшләү өлкәсендә реаль бурычлар өстендә эшләячәк. Укучылар үз проектларын тәкъдим итә алачак. 
Әлеге юнәлештә укучылар эшне, Иннополис Университеты хезмәткәрләре җитәкчелегендә, мөстәкыйль рәвештә яки командада башкара алачак. Остаз барлык сорауларга да җавап бирәчәк, кыенлыклар килеп туганда ярдәм итәчәк һәм эшләрнең үтәлешен контрольдә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International