25 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан радиомеханика көллиятендә булды һәм анда дистанцион укуның ничек оештырылуы белән танышты.
Визит барышында министр көллияттә дистанцион белем бирүне оештыру өчен заманча, инновацион техник чаралар һәм җайланмалар белән җиһазландырылган мәйданчыкларны, остаханәләрне һәм лабораторияләрне карады. Шулай ук дәресләрдә булды, алар көллияттә реаль вакыт режимында инде 19 марттан бирле уза.
Казан радиомеханика көллияте укытучылары, нигездә, видеоконференция һәм вебинарлар форматында белем алырга мөмкинлек бирә торган Zoom, Discord сервислары ярдәмендә онлайн-дәресләр үткәрә. Рафис Борһанов инглиз теле, тарих, радиоэлектрон приборларны монтажлау һәм җыю дәресләрендә катнашты, студентлар белән аралашты.