Быел Алабугада «Мәгариф» милли проекты кысаларында шәһәрнең 8 нче һәм 10 нчы мәктәпләре матди-техник яктан тәэмин ителәчәк.
Быел Алабуга районында алты милли проект буенча эш планлаштырылган: «Экология», «Демография», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» һәм «Цифрлы икътисад».
Милли проектлар кысаларында шулай ук 5 нче мәктәптә белем бирү программалары өчен акча бүлеп бирәчәкләр, 65 ял итү зонасында төзекләндерү эшләре башкарачаклар, кайбер медицина учреждениеләрен Интернет челтәренә тоташтырачаклар.