Россия Мәгариф министрлыгы БДИ һәм ТДИ уздыру вакытын күчерде

2020 елның 28 марты, шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын күчерде. Карар барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителде.

БДИ 8-нче июньнән башлана, тугызынчы сыйныф укучыларының имтиханнары - 9-нчы июньнән. Россия мәгариф күзәтчелеге имтиханнар җәдвәлен төзәтеп бастырачак һәм төбәкләр өчен якын арада тиешле методик тәкъдимнәрне җиткерәчәк.

Мәгариф процессын оештыру мәсьәләләре буенча Мәгариф министрлыгының +7(800) 200-91-85 телефоны буенча тәүлек буе федераль кайнар линия эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International