Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. 

«Учись дома онлайн» порталында бушлай онлайн-курс ачылды. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтәчәк.

Курсның инициаторы — Россия Мәгариф министрлыгы, ә оештыручы — «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.

Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләде: Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Учебник, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар.

Сайттагы «банк»та педагоглар өчен файдалы бушлай онлайн-платформалар һәм курслар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International