Бөтенроссия тикшерү эшләре онлайн-режимда узарга мөмкин

2020 елның 3 апреле, җомга

Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) гадәти режимда да, дистанцион режимда да узарга мөмкин, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев Россия Мәгариф министрлыгының "Өй сәгате" онлайн-марафонында.
Ул ачыклаганча, ведомство вәзгыять үсешенең мөмкин булган сценарийларын карый. Беренчедән, ВПР уку елы ахырына кадәр узачак, һәр мәктәп аны уздыру өчен уңайлы вакытны сайлаячак.
"Әгәр дә вәзгыять начарлана икән, ВПРны дистанцион формада үткәрергә мөмкин булачак, без мондый вариантны карыйбыз. Биредә, әлбәттә, балалар ВПРны мәктәптә язган кебек дөрес нәтиҗәләр килеп чыкмаска да мөмкин. Иң намуслы укучылар бу контроль эшне интернет һәм ата-аналар ярдәменнән башка үзләре эшләячәк. Беренче чиратта, бу эшләр укучының үзенә белем дәрәҗәсен аңлар өчен кирәк”, - дип ассызыклады Анзор Музаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International