Өйдә читтән торып укучының эш урынын ничек оештыру турында тәкъдимнәр хакында

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Парта яки эш өстәле артында хәрәкәтсез озак утыру укучы организмының күп кенә системаларының, бигрәк тә йөрәк - кан тамырлары һәм сулыш системаларының эшләвендә чагыла.

Укучының эш урынын тәрәзә янында, тиешле дәрәҗәдә табигый яктырту булсын өчен, урнаштырырга тәкъдим ителә. Хәтта яктылык яхшы төшкәндә һәм табигый яктылык чыганагы (тәрәзәләр) булганда да, өстәлдә өстәл лампасы кирәк.

Әгәр укучының эш өстәлендә компьютер урнаштырылган булса, монитор күз алдында булырга тиеш (балага аңа таба борылырга туры килмәсен өчен).

Арганлыкны булдырмау өчен һәр 30-45 минут саен физик культура һәм күзләр өчен гимнастика үткәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International