Татарстан мәктәп укучыларының ата-аналары логопед һәм психолог белән "Cкайп" аша киңәшләшергә мөмкин

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Казанда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында эшләүче «Без бергә» консультатив үзәге коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә үз-үзен изоляцияләү чорында бушлай дистанцион психологик-педагогик ярдәм күрсәтә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова хәбәр итте.
"2020 ел ахырына кадәр "Мәгариф" милли проектының "Балалы гаиләләргә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Без бергә" үзәге бушлай психологик-педагогик, консультатив һәм методик ярдәм күрсәтә. Ярдәм ата-аналарга балаларны укыту, үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча күрсәтелә. Үз-үзен изоляцияләү чорында консультацияләр дистанцион рәвештә уздырыла ", - диде спикер.
Кабул итүне психологлар, логопед, дефектолог, клиник психолог һәм методист-психолог телефон һәм видеоэлемтә аша алып баралар.

Консультациягә алдан язылу 7(843)-563-35-16 телефоны буенча башкарыла. Д. Охотникова мәгълүматларына караганда, мондый консультацияләргә дистанцион белем алуга күчү белән бәйле рәвештә ихтыяҗ аеруча зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International