2019-2020 уку елында төп белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү вакыты билгеләнде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Агымдагы уку елында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында 38034 тугызынчы сыйныф укучысы төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне төгәлләп килә.
2019-2020 уку елында төп белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (алга таба - ГИА-9) 2019-2020 уку елында короновирус инфекциясен таратмау буенча килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә һәм кабул ителгән карантин чараларына бәйле рәвештә, ОГЭ һәм ГВЭ формасында ике мәҗбүри предмет (рус теле, математика) буенча үткәрелә.
Татарстан территориясендә ГИА-9 үткәрү 2020 елның 9-30 июнендә планлаштырыла.
ОГЭ һәм ГВЭ имтиханнарында катнашучылар резерв срокларында бер яисә ике мәҗбүри предмет буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган очракта имтиханнарны сентябрьдә өстәмә чорда бирә алачак.
ГИА-9 төп чор:
2020 елның 9, 10 июне - рус теле,
2020 елның 16, 17 июнендә - математика.
Резерв көннәр:

2020 елның 23, 29 июнендә - рус теле,

2020 елның 26, 30 июнендә - математика.

Өстәмә чор:
2020 елның 4-18 сентябрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International