Татарстанның 5 мәктәбе укучыларының конкуренциягә сәләтлелеге буенча топ-100гә керде

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Татарстанның биш мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының конкуренциягә сәләте буенча Россиянең 100 мәгариф учреждениесе исемлегенә керде. Исемлек RAEX («РАЭКС-Аналитика») рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән.

Иң яхшы мәктәпләр исемлегенә RAEX рейтингыннан укучылары Россия югары уку йортларына укырга керүче мәгариф учреждениеләре кергән.

Исемлектә Казанның 131нче лицее - 36нчы, КФУның IT-лицее – 53нче, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге лицее - 54нче, Казанның 2нче лицее 76нчы урында тора.

Татарстанның Казаннан читтә урнашкан бердәнбер мәктәбе - Әлмәтнең 2нче лицее исемлектә 95 нче позициядә урнашкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International